Татарстанда балалар бакчаларына дежур төркемнәргә йөрүче балалар саны арткан. Бу турыда республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән министры Татарстанда ата-аналары эшкә чыгарга мәҗбүр балалар өчен дежур төркемнәр эшләвен дәвам итүен әйтте.
«Алар республиканың тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган ата-аналарның балаларын кабул итә. Бүген андый балалар саны артты, чөнки эшкә чыккан татарстанлыларның өстәмә категориясе барлыкка килде. Бу исемлек алга таба да артачак дип уйлыйм», — диде Рафис Борһанов.