9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә музыка индустриясенә багышланган "Тавышын ач" дигән Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Сорауларга танылган Россия музыкантлары, шулай ук "ПроеКТОрия" конкурслары һәм флешмоблары җиңүчеләре җавап бирәчәк. Барлык кунаклар эфирга онлайн режимда кушылачак. Дәрес модераторы - теле- һәм радиотапшырулар алып баручы Антон Комолов.
Дәреснең онлайн-трансляциясе "ПроеКТОрия" порталында һәм "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге проект төркемнәрендә карау өчен мөмкин булачак. Чараның Digital-партнеры - Mail.ru Group компаниясе.
Ачык дәрескә багышланган конкурсларда катнашырга һәм дәрес спикерларына сорауларны шәхсән туры эфирда "ВКонтакте" социаль челтәрендәге проект төркемендә бирергә мөмкин.