«Варислар» мәгариф онлайн-проектында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Россиядә "Варислар" социаль лидерлык мәктәбе" мәгариф онлайн-проекты старт ала, анда 15 яшьтән 27 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Уку программасы ике белем бирү интенсивын үз эченә ала, алар 24 һәм 25 апрельдә дистанцион форматта узачак.
Тыңлаучылар алдында тәҗрибәле белгечләр чыгыш ясаячак, алар үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашачак, курс кысаларында мәдәни проектлар, маркетинг менеджменты күнекмәләрен формалаштыру, уникаль контент булдыру, партнерлар һәм максатчан аудитория белән эшләү буенча лекцияләр һәм практик дәресләр узачак.
Катнашучылардан гаризалар 20 апрельгә кадәр nsldnk.ru сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International