Яңа Чишмә балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Яңа Чишмә район үзәгенең ике балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли.

Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан оештырылган. Төркемнәргә хастаханәдә, даруханәләрдә, азык-төлек кибетләрендә, полиция бүлегендә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшләүче әти-әниләрнең балалары кабул ителә.
«Ландыш» балалар бакчасына - 9-10, ә «Кояшкай» балалар бакчасына 6-7 сабый йөри.
Район торак пунктларында балалар бакчалары эше туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International