Россия Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонында эфирлар дәвам итә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

8 апрельдә 10:00 сәгатьтә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Өй сәгате" эфирлары сериясен Җиңү музееның Балалар үзәге җитәкчесе Елена Слесаренко ачып җибәрәчәк. Аның чыгышыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына музей проектлары һәм программалары турында белергә мөмкин.
12: 00да Россия кинорежиссёры, продюсер Андрей Волгин «Кино турында сөйләшәбез» темасына әңгәмә кора.
"Өй сәгате" спикеры 14:00 сәгатьтә Папуа - Яңа Гвинеядә фәнни-тикшеренү экспедицияләре җитәкчесе Николай Миклухо-Маклай - кече. Ул ни өчен Яңа Гвинея утравына Миклухо-Маклай эзләре буенча баруы турында сөйләр.
16:00 сәгатьтә "Өй сәгате" эфиры кунагы - музыкаль башкаручы Максим Завидия. Темасы - "Музыка турында, "Евровидение" җыр бәйгесе турында".
Трансляциягә кушылыгыз! Спикерларга сорауларыгызны бирегез!
Эфирларны "ВКонтакте" социаль челтәрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының рәсми бергәлегендә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International