Мәгариф министрлыгы "Укудагы уңышлар өчен" медаленең яңа дизайнын тәкъдим итте. Аны раслау турында боерык проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
Документка аңлатма язуында бүләкләү дизайнын яңарту "геральдика өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте принципларына медальләр үрнәген туры китерү һәм тасвирлау кирәклеге" белән бәйле диелә.
Медаль сары төстәге металлдан ясалачак, аның күләме диаметрда 3,3 мм чамасы тәшкил итәчәк. Бүләкнең алгы ягында Россия Федерациясе гербын, ә артында - "Укудагы уңышлар өчен" дигән язуны, шулай ук декоратив пальма ботагын каплаган нурлар фонында ачылган китапны сурәтләү планлаштырыла.
Документ нигезендә, медаль Россия гербы сурәте төшерелгән кызыл төстәге футлярга төреләчәк.
"Укудагы уңышлар өчен" медале 2013 елдан БДИны уңышлы тапшырган һәм бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре "бишле" булган мәктәп укучыларына тапшырыла.