Мәктәп укучылары Рөстәм Миңнехановка онлайн-дәрескә ничек җайлашуларын сөйләде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн-дәресләрдә булды, шулай ук укучылар һәм укытучылар белән яңа укыту форматы үзенчәлекләре турында сөйләште. 

Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы 78нче лицей укучыларына биология дәресендә кушылды. Укучылар Татарстан Республикасы Президентына белем алуның яңа форматына ничек җайлашулары турында сөйләделәр һәм барлык дәресләрне бер платформада үткәрү мөмкинлеген карауны сорадылар. Хәзер укытучылар берьюлы берничә вариантны: «Учи.ру», «Российская электронная школа», «Виртуальные факультативы»ны кулланалар. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, профильле министрлыклар бу мәсьәлә белән шөгыльләнә инде.

«Миңа онлайн-белем бирү системасының эчтән ничек эшләвен белү мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә дә сезнең белән сөйләшергә булдым. Сездән җавап көтәм», - диде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Лениногорск нефть техникумында нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләү буенча онлайн-лекциядә булды. Укытучы Татарстан Президентыннан интернет-элемтә сыйфатына игътибар итүне сорады. Югары ихтыяҗ аркасында интернет-платформага тоташу кайчагында өзелә. Рөстәм Миңнеханов элемтә операторларының проблема турында белүләрен һәм системаларны көйләү эше баруын әйтте.

«Без хәзер уза торган юл Татарстанда онлайн-белем бирүнең тулы кыйммәтле һәм сыйфатлы системасын формалаштыру өчен нигез сала. Әлегә барысы да шома түгел, әмма киләчәктә алынган тәҗрибә уку процессында катнашучыларның барысына да зур өстенлекләр һәм яңа мөмкинлекләр бирәчәк», — дип аңлатты республика җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International