Татарстанда «Земский учитель» программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак.

Конкурста сайлап алуга гаризаларны урта һөнәри яисә югары белемле һәм квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга җавап бирә торган, 50 яшькә кадәрге, шул исәптән педагогик эшчәнлек стажы булган укытучылар бирә ала. Катнашу шартлары буенча авыл укытучысының атналык укыту сәгатьләре 18 сәгатьтән ким булмаска тиеш.

Программада катнашу шартлары һәм тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтларда урнаштырылган: 

1. «Земский учитель» Бөтенроссия мәгълүмат порталы https://zemteacher.edu.ru/.
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында: «Эшчәнлек» - «Программа, проектлар һәм чаралар» - «Земский учитель» программасы» бүлегендә.
3. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе сайтында - http://www.irort.ru/.

Татарстан Республикасында документлар кабул итү һәм гаризаларны теркәү 2020 елның 10 гыйнварыннан 15 апреленә кадәр гамәлгә ашырыла. Җиңүчеләр конкурс нигезендә сайлап алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International