Казанның 121нче лицее психология хезмәте укучыларга һәм педагогларга ярдәм күрсәтә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121нче Казан лицеенда мәктәп психологлары укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга ярдәм хезмәте оештырды.
Күпчелек мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар өчен игълан ителгән санитар-эпидемиологик режим шартларында дистанцион укуга күчү катлаулы булып чыкты. Балаларның һәм өлкәннәрнең бер өлеше стресс кичерә.
Лицейның психологик хезмәте игътибар үзәгендә хезмәткәрләргә, укучыларга һәм аларның туганнарына оператив ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тора.
Психологлар һәм социаль педагоглар онлайн-консультацияләр һәм аралашу өчен түләүсез мессенджерларны актив кулланалар. Алар арасында - WhatsApp һәм  Telegram, соңгысында https://t.me/joinchat/ һәм  https://t.me/psi121/ каналлары булдырылган.  Монда педагогик рекомендацияләр, мәкаләләр, файдалы сылтамалар, видеороликлар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International