Бөтенроссия олимпиадаларында катнашучы Татарстан укучыларын турнирларга дистанцион рәвештә әзерлиләр

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика олимпиада үзәге 2020 елгы Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар өчен укыту-тренировка җыеннары үткәрә.
Үзизоляция режимы һәм читтән торып укытуга күчү сәбәпле, җыеннар конференц-элемтә режимында уза. Теоретик һәм гамәли дәресләр уздыру өчен онлайнга чыгу вакыты мессенджерларда килә.
Укуларны төбәк җыелма командасының остаз-укытучылары, Казан федераль университеты укытучылары, шулай ук Үзәк предмет-методика комиссиясе вәкилләре үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International