Мишустин Иннополис университеты күзәтчелек советының яңа составын билгеләде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Иннополис Университетының күзәтү советында Россия Федерациясенең яңа вәкилләрен билгеләде. 

ИТ-югары уку йортын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкләде.

Шулай ук аның составына Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова керде.

Совет составында элеккечә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Дигинавис» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Николай Никифоров һәм Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International