Әлмәт политехник техникумы студентлары курс эшләрен дистанцион формада яклый

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт политехник техникумы студентлары курс эшләрен дистанцион режимда яклый башлады. Бу хакта мәгариф оешмасы директоры Илдар Баһманов сөйләде.
"Хәзер өченче курс студентлары курс проектларын яклый. Кичә берничә яклау уздырдылар һәм иртәгә планлаштыралар. Процедура комиссия әгъзалары катнашында дистанцион режимда уза, эш бирүчеләр яклауда актив катнаша. Без барысын да Zoom аша тоташтырабыз, - диде техникум җитәкчесе.
Илдар Багманов сүзләренчә, студентларны дистанцион рәвештә укыту өчен берничә платформа кулланыла, әмма иң мөһиме - Moodle. "Үзебезнең рәсми сайтны кулланабыз, ул инде сигез ел эшли. Видеодәресләрне Zoomда үткәрәбез. Көндезге бүлектә укучы студентлар расписание буенча беренче һәм икенче сменада укый. Бездә студентлар күп булу сәбәпле (аларның саны - 2059), уку процессы элек тә ике сменада узды. Без моны хәзер серверларны артык тутырмас өчен саклап калдык ", - дип билгеләде ул.

Мәгариф оешмасы директоры дәресләр тәртибе техникумның рәсми сайтында урнаштырылган, ә алар үзгәргән очракта студентларны һәм укытучыларны SMS-хәбәр ярдәмендә кисәтәбез, дип өстәде. Барлык укытучылар да читтән торып - өйдән эшли.
"Бездә башка шәһәрләрдән, авыллардан килгән студентлар күп. Техникумда республиканың 28 районыннан һәм Россиянең җиде төбәгеннән балалар укый. Алар барысы да хәзер өйдә. Техник тәэмин ителеш белән бәйле проблемалар ятим балалар арасында булды. Без аларга шөгыльләнсеннәр өчен ноутбуклар һәм планшетлар бирдек ", - дип дәвам итте директор.
Дистанцион уку вакытында авыл җирлегендә яшәүче студентларның да интернет белән кыенлыклар килеп чыга, әмма әлеге мәсьәләдә дә чишелеш табылган. Аларга биремнәрне берничә көнгә бер җибәрәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International