Иннополис университеты укытучылары Канада һәм Евросоюз илләреннән дәресләр алып бара

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Иннополис Университетында 680 бакалавриат һәм магистратура студенты дистанцион укуга кереште. Дәресләр үткәрүче укытучыларның күбесе хәзер Ауропа берлеге илләрендә. Бу хакта югары уку йортының мәгариф программаларын оештыру бүлеге җитәкчесе Евгений Бобров хәбәр итте.
“Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, уку планында каралган барлык 83 дисциплина укытыла, шул исәптән “Программа тәэмин ителешен эшләү”, “Машина өйрәтүе”, “Робототехника”, - дип билгеләде Бобров.

Канадада һәм Европа Союзы илләрендә хәзер югары уку йортының 13 укытучысы бар, шуларның дүртесе Италиядә яши. Укытучылар шулай ук Франция, Германия, Бөекбритания, Нидерланд, Чехия, Финляндия, Австриядән лекцияләр алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International