Татарстанның Мамадыш районында укучыларны дистанцион укытуны оештыру өчен техникага мохтаҗ гаиләләргә 44 компьютер бирелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
«Район башлыгы кушуы буенча техник тәэмин ителеш белән проблемалары булган гаиләләргә ярдәм иттек. Укучыларга дистанцион уку өчен 44 компьютер бирдек. Нигездә, 9 - 11 сыйныф укучылары булган күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелде. Әмма бу эшне дәвам итәргә телибез», - дип сөйләде мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, районда 38 мәктәп эшли, хәзерге вакытта әлеге мәгариф оешмаларында 4 мең укучы дистанцион рәвештә белем ала. Мондый форматта укуны оештыру өчен 23 платформа кулланыла.