Азнакай муниципаль районында 400гә якын гаиләне мәктәп укучылары өчен компьютерлар белән тәэмин иттеләр

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Азнакай районында 400гә якын гаилә мәктәп укучыларын читтән торып укыту өчен компьютерлар белән тәэмин ителде. Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина хәбәр итте.
"23 мартка 360 гаиләдә 474 бала компьютерлар белән тәэмин ителмәгән иде. Шуңа күрә мәктәпләр дистанцион укытуны оештыру өчен үз компьютерларын бирделәр. Бүгенге көндә техникасы булмаган тугыз бала калды, әмма аларның интернеты булган элемтә чаралары бар, - дип сөйләде әңгәмәдәш. - Иң еракта урнашкан 12 мәктәптә булдык һәм андагы аз комплектлы мәктәпләрдә нинди проблемалар барлыгын ачыкладык".
Әхмәдишина сүзләренә караганда, берничә мәктәп укучысы булган гаиләләргә аерым игътибар бирелгән. Мәсәлән, Сарлы авылында яшәүче гаиләләрнең берсендә балалар беренче, тугызынчы һәм 11 нче сыйныфларда белем ала.

"Алар барысы да берьюлы укый. Өстәвенә, бер бала Казаннан кайткан, анда IТ-лицейда укый. Аңлашыла ки, аларга укуны оештыру өчен берничә җайланма кирәк. Мондый очракларны без индивидуаль рәвештә карыйбыз», - диде ул.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары ассызыклаганча, Азнакай районында барлык 22 мәктәп тә 100%ка дистанцион режимда эшли, шулай ук 646 педагог әлеге форматта белем бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International