Татарстан югары уку йортлары ректорлары республика мәктәпләре өчен планшетлар тапшырды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан югары уку йортлары ректорлары дистанцион дәресләр үткәрү өчен гаджетлары булмаган мәктәп укучыларына ярдәм күрсәтте.
6 апрельдән республиканың барлык мәгариф учреждениеләре читтән торып укуга күчте. Әмма барлык мәктәп укучыларының да әлеге формада белем алу өчен кирәкле җайланмасы юк. Министр Рафис Борһанов педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге исеменнән
бизнес, сәнәгать вәкилләре һәм битараф калмаган татарстанлыларга дистанцион белем алу өчен компьютер техникасы булмаган укучыларга ярдәм итәргә чакырды.

Татарстан вузлары ректорлары ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Республика мәктәпләренә Казан федераль университеты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИУЭП), Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Россия кооперация университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан милли тикшеренү технология институты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, «ТИСБИ» идарә университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты, Россия дәүләт православие университетының Казан филиалыннан 101 планшет тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International