Алабугада полилингваль мәктәп төзелеше дәвам итә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Алабугада, бөтен республика буенча кебек үк, ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, барлык төзелеш объектларында да диярлек эшләр яңартылды.

Әйтик, 4 нче микрорайонда полилингваль мәктәп төзелеше графиктан берникадәр алда бара. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов сүзләренә караганда, 716 миллион сумның 445 миллион сумы инде үзләштерелгән, һәм төзү-монтаж эшләре 55 процентка башкарылган.

– Тышкы фасад һәм эчке бүлгеләрне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, электр, вентиляция үткәрелә. Төп эшләр башкарылган, калганнары график буенча бара, – дип сөйләде Ленар Нургаянов.

Сүз уңаеннан, мәктәпне ачу 15 августка планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International