КДЭУ үз тарихында беренче тапкыр ачык ишекләр көнен онлайн уздыра

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт энергетика университеты үз тарихында беренче тапкыр ачык ишекләр көнен онлайн уздыра. Дистанцион технологияләр ярдәмендә үткәрелә торган ачык ишекләр көне 12 апрель көнне, сәгать 10.00да узачак. Анда катнашу өчен postupi.kgeu.ru сайтына билгеләнгән вакытка керергә кирәк.  Әлеге сайтта уку йорты турында бар мәгълүматны белергә мөмкин: юнәлешләр, уку һәм яшәү шартлары, укырга керү кагыйдәләре һ.б. Моннан тыш, катнашучылар университет лабораторияләре, үзәкләре буенча виртуаль экскурсиядә дә була алачак. Шулай ук алар каршында уку йорты җитәкчелеге, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе, институт директорлары да чыгыш ясаячак. Алар да мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International