"Безнең ишегалды” президент программасының кайнар линиясе эшли башлады

2020 елның 10 апреле, җомга

"Безнең ишегалды" программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ республиканың барлык муниципаль районнары ишегалларының план-схемалары урнаштырылды.
Сайт халыкка элемтәгә керү һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәре шулай ук "Безнең ишегалды" программасының бердәм кайнар линия телефоны буенча 8 (800) 27-5-2020 кабул ителәчәк. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм хәбәрләшергә чакырабыз.
Йортларда яшәүчеләрнең кайнар линия буенча фикерләрен һәм "Безнең ишегалды" программасы сайты аша план-схемалар урнаштырылганнан соң өч көн эчендә – 12 апрельгә кадәр көтәләр.
2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру критерийлары нигезендә, төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән, элек ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен ремонтлау программасына кермәгән һәм ремонтланмаган ишегаллары да керә. "Безнең ишегалды" программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында – юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту чараларын тәртипкә китерү, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, ком-гравий катнашмасыннан ясалган өслекле балалар мәйданчыклары урнаштыру, шулай ук каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын оештыру.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International