2020 елда БДИ бөтен ил өчен бердәм расписание буенча гадәти формада узачак, имтиханнар үткәрү сроклары эпидемиологик вәзгыять үсешенә бәйле рәвештә үзгәртелергә мөмкин, БДИны гамәлдән чыгару яки аны дистанцион форматта уздыру мөмкинлеге каралмый. Бу хакта ТАССта узган "Россия киләчәге. Милли проектлар" порталының туры эфиры барышында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сөйләде.
Ул искәрткәнчә, 2020 елда БДИны вакытыннан алда тапшыру этабын имтиханнар уздыруның төп чорына күчерү турында карар кабул ителгән иде. БДИ-2020 төп чоры башлану вакыты шулай ук күчерелгән, имтиханнар 8 июньдә башланачак дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта яңа расписание проекты иҗтимагый фикер алышу өчен басылып чыккан.