Мәгариф министрлыгы шушы көннәрдә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен Россиянең иң яхшы укытучылары әзерләгән дәресләрне телевизион трансляцияләүне башлап җибәрәчәк. Бу барлык мәктәп укучылары өчен сыйфатлы белем бирү контентын ясарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко TikTok социаль челтәрендә "Комсомольская правда" басмасы сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.
Дмитрий Глушко хәзерге вакытта өйдә укыганда барлыкка килүче техник проблемаларны булдырмау өчен оештырылучы эш турында сөйләде.