Коронавирус аркасында дәүләт имтиханнары һәм дипломнар яклау бетерелмәячәк

2020 елның 10 апреле, җомга

Коронавирус белән бәйле вәзгыять билгеле бер кыенлыклар тудырса да, Россиянең Мәгариф министрлыгы быел студентларның дәүләт имтиханнары һәм дипломнар яклавы барыбер булачак, дип белдерә.

– Хәтта чыгарылыш яки квалификацион эшләр, дипломнар яклауны – боларның күбесен онлайн-форматта оештырып була. Без шуннан чыгып фикер йөртәбез, – ди Россиянең мәгариф һәм югары белем министрлыгы Валерий Фальков.

Бу яңалыклар вузларга керү имтиханнарына да кагыла. Кабул итү кампаниясе быел 10нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көн – түләүсез уку бүлегенә керү өчен документлар тапшыруның соңгы көне. Студентларны вузга кабул итү турындагы карарларның беренче дулкыны – 19нчы, икенчесе 24енче август көнне чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International