Татарстанның өч югары уку йорты ректорлары РФ Фән һәм югары белем министрлыгының коронавирус инфекциясе вакытында тулай торак өчен түләүне киметү яки гамәлдән чыгару тәкъдиме турындагы хатын игътибарга алдылар.
КФУ яшәү һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне барлык тулай торакларда да гамәлдән чыгарды, Казан медицина университеты яшәү өчен түләүне өчтән бергә диярлек кыскартты, ә КДЭУ туган иленә китә алмаган чит шәһәр һәм чит ил студентларына туклану өчен түли һәм яшәү өчен түләүне ике тапкыр киметкән.