Бу хакта Иннополис университеты белгечләре үзләренең "3.0: идеяләр һәм чишелешләр" онлайн-конференциясе вакытында игълан иттеләр. Робототехниклар берләшмәсе вәкилләре педагогларга һәм тренерларга робототехника буенча дистанцион укытуны тиз һәм сыйфатлы оештырырга ярдәм итәчәк инструментлар тәкъдим итте.
Робототехника буенча Innopolis Open дистанцион форматта узуына карамастан, олимпиада биремнәре үзгәрмәгән. Хәзер күпчелек номинацияләр өчен алар виртуаль рәвештә - симуляторларда һәм полигоннарда башкарылачак. «Интеллектуаль робототехник системалар проектлары» юнәлешендә катнашучылар эшләнмәләрен онлайн яклаячак.