Татарстан югары уку йортлары ректорлары дистанцион уку чорында укучыларга ярдәм итә. Алар 122 планшетлы компьютерны техник тәэмин итүгә мохтаҗ күпбалалы гаиләләрдәге унберенче сыйныф укучыларына тапшырачак. Муниципаль берәмлекләргә 77 планшет тапшырылган инде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дистанцион рәвештә белем алу өчен күпбалалы мохтаҗ гаиләләрдән унберенче сыйныфларда укучы балалар өчен әлеге планшетлы компьютерларны муниципалитетларга тапшыру эше оештырылды.
Аерым алганда, өч планшетны Алексеевск районы укучыларына, дүртесен - Биектау, бишесен - Зәй, өчесен - Кама Тамагы, дүртесен - Мамадыш, икесе - Мөслим, берсен - Яңа Чишмә, 11ен - Саба, өчесен Спас районнары һәм 41 - Казан мәктәп укучыларына бүләк иттеләр.