Мәктәпләр 10 апрельдә, Космонавтика көне алдыннан тематик дәрес уздыра. Быел ул Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышлана һәм "Бөек Ватан сугышында җиңүдән - космоста җиңүләргә" дигән тема астында уза.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Гагарин дәресен үткәрү буенча методик тәкъдимнәр эшләнде - алар Дәүләт мәгариф сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәге сайтында урнаштырылган.
Мәскәү шәһәренең Космонавтика музее Үзәк һәм Министрлык белән берлектә укытучыларга ярдәмгә мәгълүмати-белешмә, фото һәм видеоматериаллар әзерләгән: аларны музейның рәсми сайтында “Гагарин дәресе” бүлегендә табарга була.