Татарстан Республикасы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре директорларының республикакүләм онлайн-киңәшмәсе

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

10 апрельдә Татарстан Республикасы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре директорларының дистанцион белем технологияләрен кулланып электрон белем бирүне оештыру буенча республикакүләм онлайн-киңәшмәсе узды, анда 200дән артык кеше катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары А.М.Әсәдуллина катнашында үтте. Онлайн-киңәшмә спикерлары - Республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры Р.А. Идрисов, Лениногорск муниципаль районы Балалар иҗаты йорты директоры Т.М.Семенова, «Кванториум» балалар технопаркы - Әлмәт шәһәренең Пионерлар йорты директоры Р.З. Закиров, Зеленодольск муниципаль районы иҗат үзәге директоры И.В. Фесенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International