14 апрельдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә районга мәктәп укучылары өчен 40 планшет бирелде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева әйтүенчә, планшетлар күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучыларына һәм дистанцион уку өчен кирәкле җайланмалары булмаган балаларга таратылачак.
Республикада шундый планшетлар барысы 749 укучыга тапшырылачак.