Университет 20 планшетлы компьютерны укучыларында дистанцион уку өчен гаджетлар булмаган мәктәпләргә бирәчәк. Планшетларда кирәкле барлык программалар да урнаштырылган. Җайланма интернетка wi-fi аша да, мобиль челтәрләр аша да кушылырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы гаиләләрдәге укучыларны планшетлы компьютерлар белән тәэмин итәргә йөкләде.