Буада «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 260 урынга исәпләнгән яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә башлады. Төзелешне «СтройИнжиниринг» инвестиция төзелеш корпорациясе алып бара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында 40 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, шуларның 27се - авыл җирлегендә, 13е- шәһәрдә.