Түбән Камада бушлай кайнар туклану каралган 3006 укучы азык-төлек җыелмаларын алды.
Пакет белән продуктларны шәһәр һәм район мәктәпләрендә алырга мөмкин иде. Азык-төлек җыелмасына макарон, карабодай, котлет, шикәр комы, көнбагыш мае, сок, куертылган сөт, тәм-томнар һәм башкалар керде.
Әгәр ата-аналарның азык-төлекне килеп алу мөмкинлеге булмаса, аларга үзләренең сыйныф җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.