Бушлай кайнар туклану каралган Бөгелмә шәһәре һәм район укучылары азык-төлек җыелмалары алалар, һәркайсы 412 сумга. Бу дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләргә карый. Бөгелмә муниципаль районында андыйлар - 365. Бу - 1-11 сыйныф укучылары. Хәзер аларга мондый ярдәм бик мөһим.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында мәктәп укучылары һәм студентлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү сәбәпле, дистанцион укуга күчерелде. Дүшәмбе көнне, 6 апрельдә, шәһәр һәм районның 40 мәктәбе дүртенче чирекне дистанцион рәвештә башлады.