23 апрельдә Мәскәү вакыты белән 13 сәгатьтә Бөек Ватан сугышына багышланган «Минем һөнәр - минем тарихым» Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “ПроеКТОрия” порталы белән берлектә оештырыла.
Илебездә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаиләләр юктыр. Безнең бабайларның һәм әбиләрнең батырлыгы берничә буын кешегә дөньяда яшәргә һәм үз киләчәген билгеләргә мөмкинлек бирде.
Дәрес спикерлары иҗат, медицина һәм заманча технологияләр белән бәйле һөнәр вәкилләре булачак. Алар үз гаиләләренең хәрби тарихлары турында, ул еллардагы вакыйгалар һөнәр сайлауларына ничек йогынты ясавы һәм аларның эшләре дөньяны ничек яхшыртуы турында сөйләячәк.
Дәрес модераторы - теле- һәм радиотапшырулар алып баручы Антон Комолов.
Дәреснең онлайн-трансляциясе "ПроеКТОрия" порталында һәм "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге проект төркемнәрендә карау өчен мөмкин булачак.