Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын өйдә укытуга күчү башланганнан алып белем бирү контенты булган компанияләр белән аңа бушлай керү мөмкинлеген ачу турында сөйләшүләр алып бара. Белем алу, талантны үстерү һәм дөньяга карашны киңәйтү өчен барлык ресурслар исемлеге ведомствоның рәсми порталында урнаштырылган, даими тулыландырыла. Россиядәге коллегаларына кушылу теләген Google компаниясе дә белдерде. Мәгариф министрлыгы, Google ның зур мөмкинлекләрен исәпкә алып, чит ил компаниясе инициативасын хуплады.
Google компаниясе белем бирү учреждениеләрен G-Suite for Education сервисына тоташтырырга һәм платформаның киңәйтелгән функционалына 90 көнлек бушлай керү мөмкинлеге бирергә әзер.
Белем бирү процессында педагоглар дәресләр оештырырга, кирәкле материалларны урнаштырырга, өй эшләрен башкарырга, аларның үтәлешен тикшерергә һәм билге куярга, хезмәттәшләре белән уртак эшне һәм укучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештырырга мөмкинлек бирүче Google Класс платформасын файдалана алачак.
Укытучыларга укытуның читтән торып уку форматына тизрәк һәм нәтиҗәлерәк күчәргә ярдәм итү өчен Google компаниясе 27 мартта "Өйдән өйрәнәбез" махсус порталын эшләтеп җибәрде.