«Мәгариф волонтерлары» проекты старт алды

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы килеп туган хәлдә мәктәп укучыларын өйләрендә дистанцион технологияләр кулланып укытуга күчүче педагогларга ярдәм итү проектын башлап җибәрде. Проектны гамәлгә ашыруда төрле төбәк педагогик югары уку йортлары өлкән курс студентлары катнашачак.
«Без «Мәгариф волонтерлары» проектын оештырдык, югары уку йортлары укучылары укытучыларга, шул исәптән дистанцион форматтагы күнекмәләргә, компьютер техникасы белән эшләргә ярдәм итә», - дип белдерде мәгариф министры Сергей Кравцов «Бердәм Россия» партиясенең коронавирус пандемиясе чорында укытуны оештыру буенча селектор киңәшмәсе барышында.
Министр ачыклаганча, барлык педагоглар да дистанцион форматта эшкә кискен күчүгә әзер булмаган, шуңа күрә аларга ярдәм күрсәтү һәм квалификацияләрен күтәрү турында карар кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International