Татарстанда "Бердәм Россия" мохтаҗ балаларны техника һәм туклану белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясе мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны дистанцион рәвештә белем алу өчен техник чаралар белән, ташламага ия булган балаларны өйдә ашату белән тәэмин итәргә һәм укытучыларның хезмәт хокуклары үтәлешен күзәтергә ярдәм итәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белән "Бердәм россия" онлайн-киңәшмәсендә сүз барды.
"Бердәм Россия" Россия Хөкүмәте һәм Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә "Өйдә укырга ярдәм ит" укучыларга ярдәм итү программасын эшләде, ул дистанцион уку чорында мохтаҗ гаиләләрне компьютерлар яки гаджетлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның "бердәмроссиялеләре" вәзгыятьне контрольдә тоталар һәм барлык үзгәрешләрне күзәтәләр, дип ышандырды. "Системаның ничек эшләвен, дәресләрнең ничек узуын һәм азык-төлек җыелмаларын китерүне карарга кирәк. Бу тема буенча фикер алышканда мәгариф идарәләре белән сөйләшергә кирәк», - диде ул.
“Бердәм Россия”нең төбәк бүлекләре дистанцион уку чорында мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларының азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителүен контрольдә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International