Иннополис университеты грант конкурсын тулысынча онлайн-форматка күчерде, Covid-19 яңа типтагы коронавирус пандемиясе аркасында урында уздырыла торган этаптан баш тартты.
Грантка гаризалар apply.innopolis.ru сайтында Россия һәм БДБ илләре гражданнарыннан июньгә кадәр, ә ерак чит ил гражданнарыннан - 20 апрельгә кадәр кабул ителә.
Шул ук вакытта дистанцион сайлап алу конкурсның урында уздырылучы өлешендәге барлык этапларны да үз эченә алачак: кандидатлар элеккечә үк инглиз теле һәм сайланган программаның профильле предметы буенча финал тестлары уза. Процессның үтәкүренмәлелеге прокторинг системасын тоташтыру белән тәэмин ителә - тестларны дистанцион форматта тапшыруны контрольдә тоту технологияләре. Моннан тыш, дәгъвачылар элеккечә профессор һәм психолог белән онлайн-әңгәмәләр уза.