Рафис Борһанов гражданнарны онлайн кабул итте

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов гражданнарны читтән торып кабул итте. 
Кабул итү ZOОM онлайн-платформасы аша видеоконференция режимында барды. Кабул итүдә мәктәп, көллият педагогларыннан, шулай ук урта һөнәри оешма студентларыннан һәм физик затлардан 5 мөрәҗәгать кабул ителде.
Нигездә, сораулар дистанцион форматта укытуны оештыруга, Интернет-элемтәсе тизлегенең түбән булуына, көллият студентларына стипендияне һәм түләүсез кайнар туклануны саклауга, җитештерү практикасы (яшәү урыны буенча хуҗалыкларда язгы кыр эшләре) чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә урнашуга, мөгаллимнәр өчен, үз-үзен изоляцияләү шартларында, дистанцион формада практик дәресләрне нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле видео- һәм башка материалларны әзерләү мөмкинлеге өчен, колледжга даими рәвештә эшкә чыгу зарурлыгы турында һ.б. кагылышлы иде.

Онлайн-кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды, аларның күбесе буенча уңай карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International