Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалында онлайн Ачык ишекләр көне оештырыла. Югары уку йорты тарихында беренче тапкыр бу көн яңа технологияләр кулланып дистанцион рәвештә үтәчәк. Югары уку йорты виртуаль ишекләрен 2020 елның 19 апрелендә 12.00 сәгатьтә рәсми YouTube-каналында https://www.youtube.com/channel/UCSwDfEcHM9dIjiqHjvE63Q сылтамасы буенча ачачак.