Түбән Каманың яңа балалар бакчаларына язылу башланды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Түбән Каманың ике яңа балалар бакчасына язылу башланды. Бу хакта үзенең Instagramдагы аккаунтында Түбән Кама районы буенча мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хәбәр итте.
Ул шулай ук агымдагы елда Түбән Камада «Демография» милли проекты кысаларында ике яңа балалар бакчасы төзелүен искәртте.
Аларның берсе - 35а номерлы микрорайон, икенчесе 29 нчы микрорайонда яшәүче балалар өчен үз ишекләрен ача.
Светлана Андрианова сүзләренчә, ата-аналар инде хәзер үк яңа балалар бакчаларына чиратка баса ала. Тулырак мәгълүмат белән мәктәпкәчә белем бирү идарәсе сайтында танышырга мөмкин.
Сораулар булса 8 (8555) 41-97-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International