Битараф булмаган казанлылар аз керемле гаиләләрдән булган укучыларга дистанцион уку өчен 155 гаджет тапшырды

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда аз керемле гаиләләрдән булган укучыларга ярдәм итү буенча «Запас гаджетыңны мәктәпкә бир» хәйрия акциясе старт алды, ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән чыкты. Мәктәпне тәмамлаучылар, меценатлар һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәм итәргә өндәгән чакыруларга җавып биргән - Казанда гына да 155 гаджет җыелган.

Республика халкы мәктәпкә запас (кулланылмый торган) компьютер техникасы һәм дистанцион уку өчен мобиль җайланмалар алып килә ала. Техника, беренче чиратта, аңа аеруча мохтаҗ кешеләр арасында бүленә, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Казанга бүлеп бирелгән 691 планшет укучыларга тапшырылган инде, 47-се Казан федераль университетыннан килгән. Бу аз керемле гаиләләрдән булган 9-11-нче сыйныф укучыларын гаджетлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, нәкъ менә өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә туры киләчәк бит. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләре балаларга куллануга мөмкин булган кадәр ноутбуклар тараттылар.

Дистанцион уку өчен элемтә чаралары аз керемле гаиләләрдән тагын 2,5 мең балага кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International