«Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы буенча уздырыла. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә, әмма беренче тапкыр тулысынча "онлайн" режимына күчерелде.
Акция гадәттәгечә апрель дәвамында уза һәм Хәтер һәм дан елына багышлана, йөз балл җыйган укучылар булачак чыгарылыш укучыларына тарих һәм башка фәннәр буенча БДИны ничек уңышлы тапшырырга кирәклеге турында сөйлиләр.
Ел саен акция кысаларында БДИда югары баллар алган чыгарылыш сыйныф укучылары мастер-класслар үткәрәләр һәм үзләренең тәҗрибәсе һәм югары сыйныф укучылары белән БДИга уңышлы әзерләнү серләре белән уртаклашалар. Чара укучыларда БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә һәм балаларны уңышка этәрергә юнәлделелгән.
Быел исә һәркем өчен йөз яки югары балл җыючыларның чыгышын күрү мөмкинлеге барлыкка килде. Моңа кадәр акциядә катнашучылар үз шәһәрләрендә аудиториягә чарага килгән мәктәп укучылары гына булды. Бу юлы спикерларга, нинди төбәктә яшәвенә карамастан, сорауны теләсә кем бирә ала.
Социаль челтәрләрдә видеотрансляцияләрне #100балловдляпобеды2020 хэштегы буенча табарга мөмкин.