РГҖ Географик диктант өчен иң кызыклы сорау авторын эзли

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Рус географик җәмгыяте агымдагы елның көзендә алтынчы тапкыр узачак чираттагы Географик диктантның авторлары булырга теләүчеләрне барлый. Әмма быел РГҖ беренче тапкыр сорауларны эшләүгә экспертларны гына түгел, ә география, фән һәм Россия табигате белән кызыксынучыларның барысын да чакыра.
Иң кызыклы сорау авторына бүләк - Мәскәүгә диктантның үзәк мәйданчыгына бару. Биредә ул атаклы сәяхәтчеләр һәм танылган галимнәр белән диктант яза алачак.
Сораулар 30 апрельгә кадәр кабул ителә, җиңүчеләр исемлеге РГҖ сайтында 2020 елның 31 июленә кадәр барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International