Россия Мәгариф министрлыгының өйдә дистанцион белем бирүне оештыруга методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия операторлары мөрәҗәгатьләр санының кимүен билгеләде. Гомумән алганда, аларның саны 10 849 (18 марттан алып), соңгы тәүлектә - 356, ягъни бер атна элек булганнан 240 гә кимрәк. Мондый тенденция төбәкләрнең мәгълүмати эшкә актив керешүе, Россия Федерациясе субъектларының кайнар линия телефоннары Министрлык сайтында урнашуы белән бәйле.
Федераль кайнар линиягә шалтыратулар иң күп Мәскәүдән, Краснодар краеннан, Санкт-Петербургтан, Мәскәү һәм Ростов өлкәләреннән һәм Красноярск краеннан килгән.