14, 15 һәм 16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү максатларында онлайн-вебинарлар үткәрелде. «Хәзерге шартларда туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту методикасында яңа алымнар» темасына түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Метапредмет дәресе»;
2. «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә коммуникатив технологияне куллану»;
3. «ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында укучыларның эшчәнлеген бәяләү системасы».
Спикер буларак татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Шәмсетдинова Р.Р. һәм Фәттахова Р.Ф. чыгыш ясадылар.
Һәр вебинарда Татарстан Республикасының 60 педагогы катнашты. Уку барышында чатта катнашучылар чыгыш ясаучылар белән актив элемтәдә торды, бу чараны ачыграк һәм продуктиврак итәргә мөмкинлек бирде. Педагоглар әлеге форматта чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.