Иннополис университеты 1 июльдән 15 июльгә кадәр информатика буенча беренче җәйге онлайн-мәктәп үткәрәчәк.
Онлайн-смена олимпиадага әзерлек көндезге мәктәбенең параллель программасы булырга тиеш. Россиядә эпидемиологик вәзгыять яхшырмаса, соңгысы гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Уку вебинар һәм стримнар форматында алып барылачак. Катнашучыларга уенга керергә, локация сайларга һәм лекцияне тыңлар өчен аудиториягә узарга туры киләчәк. Анда спорт ярышлары, интеллектуаль уеннар һәм soft skills үсеше буенча вебинарлар да булачак. Моннан тыш, һәркем Иннополис моделен төзергә ярдәм итә алачак.
Олимпиада әзерлек Җәйге мәктәбенә 6-10 нчы сыйныф укучылары һәм 13-18 яшьлек чит ил гражданнары теркәлә ала. Катнашу түләүле, теркәлү 1 майга кадәр бара. Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: dovuz.innopolis.university/lshop_online.