Югары Ослан районыннан “Жемчужина” коллективы халыкара конкурс лауреаты булды

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Югары Осланнан «Жемчужина» хореография коллективы Muza 2020 инструменталь, вокаль, театр һәм хореография сәнгате халыкара конкурсы лауреаты булды.
Әлеге җиңү турында коллективның сәнгать җитәкчесе Полина Кәримова сөйләде. 23 яшь биюче ике чыгыш тәкъдим итте - "Ламуты" төньяк халыклары биюе һәм Ленинград блокадасы балаларына багышланган "Ак панамкалар" номеры.
«Катнашучыларыбызның таланты билгеләнде, безгә I һәм II дәрәҗә лауреат исемнәре бирелде», - дип бүлеште сәнгать җитәкчесе.
«Жемчужина» хореография коллективы балалар сәнгать мәктәбе базасында эшләп килә. Яшь артистлар чыгышлары белән күптән тамашачыларның йөрәкләрен яулап алган.
Шулай ук конкурсның оештыру комитеты коллектив җитәкчесен Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International