Татарстанда дистанцион уку мәсьәләләре буенча «Бүген укытучыга ничек ярдәм итәргә?..» дип аталган семинар узды

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

21 апрель көнне Zoom сервисы аша видеоконференция режимында мәгариф эшчәнлеге буенча җитәкче урынбасарлары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары (квалификация күтәрү системалары) белгечләре белән «Бүген укытучыга ничек ярдәм итәргә?..» дигән темага дистанцион уку мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин рәислек итте һәм чыгыш ясады. Ул 6 апрельдән барлык мәктәпләрнең дә дистанцион формада белем алуын билгеләп үтте. Татарстанда "Учи.ру", "Россия электрон мәктәбе", "Мобиль электрон белем", "Якласс", Skyeng, "Ростелеком Лицей", "Фоксфорд" һәм башка платформалар кулланыла. Якын арада республиканың барлык мәктәпләре "Ачык мәктәп 2035" онлайн-платформасына тоташтырылачак.
Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, дистанцион укытуның төп бурычы - белем алу. Ул мондый форматның зур күләмдә мөстәкыйль эш таләп итүенә игътибарны юнәлтте, ата-аналарга балалар өчен белем алу һәм ял итүне дә берләштерүче дөрес режим оештыру мөһим булуын искәртте. Моннан тыш, компьютер артында вакытны регламентлаштыру турында да истә тотарга кирәк: бу мәктәп дәресенең 45 минуты түгел, ә башлангыч мәктәп өчен 15-20 минут һәм төп мәктәп өчен 30 минутка кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International