"ВКонтакте" социаль челтәрендә ФИПИ белгечләренең онлайн-консультацияләре 1,6 миллион карау җыйган

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белгечләре 2020 елгы бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханына (БГӘ) әзерләнү буенча онлайн-консультацияләрне төгәлләде.
3-22 апрель көннәрендә әлеге консультацияләр “ВКонтакте” социаль челтәрендә Мәгариф министрлыгы оештырган “Өй сәгате” онлайн-марафоны кысаларында барлык фәннәр буенча да узды. Социаль челтәр кулланучылары үз сорауларын имтихан материалларын эшләүчеләргә турыдан-туры бирү һәм онлайн-режимда җаваплар алу өчен уникаль мөмкинлек алды. Бу көннәрдә консультацияләр 1,6 миллионга якын карау җыйды, һәм бу сан үсүен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International