Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 1 кварталда максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру проектына йомгак ясалды

2020 елның 24 апреле, җомга

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла.
Моңа кадәр проект кысаларында халык, экспертлар белән берлектә, 2020 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен бурычлар формалаштырган иде. Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыруда 5,4 мең кеше катнашты.

2020 елның 1 кварталы йомгаклары буенча күрсәтелгән бурычларны үтәү нәтиҗәләре белән http://publictasks.tatarstan.ru/ порталында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча: http://mon.tatarstan.ru/rus/tseli-i-zadachi-na-2020-god.htm танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International